Яз нәрсәдән башлана?
Әлбәттә, кышны озатудан. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да ел да уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде.
Балалар атна буе бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Балалар бакчасында “Май чабу” бәйрәмен үткәрү - балалар белән вакытны күңелле итеп уздыру һәм рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү, үз тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән ысул. Бәйрәм әйлән –бәйлән уеннар белән, күңелле җырлар белән үрелеп барды. Балаларның яраткан персонажлары кызыклы уеннар оештырдылар. Алар кыюлыкта һәм тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.
1 номерлы балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев