Җылылык бүләк итеп
Район мәдәният йортында, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, җылы очрашу узды.
1992 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип санала. Әмма ул Татарстанда инвалидлар ункөнлеге буларак бара. 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам иткән ункөнлектә Теләче районында да күп төрле чаралар уза. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз турында быел да онытмадылар. Бүгенге чарага килгән кунаклар - балалар, өлкәннәр үзләренең сәләтләрен сынап карады, мастер - классларда катнашты, район үзешчәннәре чыгышын тамаша кылды. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында шундый талантлылары бар. Аларның чыгышларын тыныч кына карап та булмый, ирексездән күзгә яшь килә. Аларга үзенең теләкләрен район башлыгы Айрат Фатхуллин да җиткерде:
- Матур тормышта яшәргә язсын. Әти-әниләрегезгә, гаиләләрегезгә бик зур рәхмәт. Сезгә ел дәвамында ярдәм итәргә тырышабыз. Бу бәйрәмдә һәрберегез дә катнашып, аралашып, күңелле итеп бәйрәм итсәгез иде. Сез районыбыз, республикабыз тормышында һәрвакыт актив катнашасыз.Без сезнең белән горурланабыз. Бик зур рәхмәт сезгә, – диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Зөлфия Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев