Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Җыр моңнары» татар җыры фестиваль-конкурсының Гала концертында катнаштылар

28 гыйнвар көнне Менделеевск шәһәрендә IV Регионара «Җыр моңнары» татар җыры фестиваль-конкурсының Гала концерты булып үтте.

"Менделеевск тамашачыларына да җырлап кайттык әле. Урта Мишә авылыннан райондашларыбыз Фидаил һәм Филүзә Сәгъдиевлар "Авылыма" дип исемләнгән татар халык җырын "Гаилә дуэты" буларак искиткеч моңлы башкардылар! Ә инде минем, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - баянчы Рафис Минһаҗев белән, фестивальдәге чыгышыбыз, татарның бөек җырчылары - Әлфия Афзалованың тууына быел 90 ел, якташыбыз Нәфисә Васыйлова тууына 80 ел тулуга багышланды. Әлфия Афзалова репертуарындагы "Гармунчыга", Нәфисә Васыйлованың " Сәгать чылбыры" татар халык җырларын кабат тамашачыбызга искә төшердек", -ди район мәдәният йорты белгече Рада Әхмәтгаязова. 

Урта Мишә авылыннан Фидаил һәм Филүзә Сәгъдиевлар  "Гаилә дуэты" номинациясендә 1 дәрәҗә дипломга ия, ә  Рада Әхмәтгаязова фестивальнең Гран-При иясе булган.   Райондашларыбызны чын күңелдән бу уңышлары белән котлыйбыз!

Чыганак: https://vk.com/radafaiz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев