В республике рубрикасы буенча яңалыклар
-
Июльдә ничә көн ял итәчәкбез
Июль аенда Россиядә биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр өчен хезмәт һәм ял көннәре графигы билгеле булды.
-
Казанда прокурор урынбасары Нәфиевка хөкем карары чыгарылды
Казанның Вахитов судында ришвәтчелектә гаепләнүче, Казанның элеккеге прокурор урынбасары, Татарстанның элеккеге беренче прокурорының улы Гомәр Нәфиевка хөкем карары чыгарылды. Моннан тыш, гаепләнүчеләр эскәмиясендә шулай ук өч арадашчы-мәскәүлеләр: Владимир Бойков, Евгений коклягин һәм Владимир Кучинский да бар.
-
Бер атна эчендә тугыз кеше алкоголь белән агуланган
Татарстанда химик этиологияле кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.
-
Казанда «Тәбриз » скверын төзекләндерү башланды
Казанда Мәскәү районындагы «Тәбриз» скверын төзекләндерү эшләре башланды. Подрядчылар Иске өслекләрне сүтеп, авария хәлендәге агачларны җыештырдылар инде, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
-
Зоопаркта төнге экскурсия узачак
Казан зоопаркында төнге экскурсия узачак, бу хакта эшлекле дүшәмбедә зооботаника бакчасы директоры Асия Гыйззәтуллина хәбәр итте.
-
Республика җитәкчесе ТАИФ эшен югары бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ»АҖ акционерларының гомуми җыелышының еллык утырышында катнашты.
-
Алты яшьлек кызны машина бәреп киткән
Яр Чаллыда «Лада Веста» йөртүчесе алты яшьлек кызны бәреп киткән. Җәрәхәт алган бала шунда ук хастаханәгә озатылган.
-
Татарстанда «Гаилә атнасы» узачак
700 дән артык чара һәм 65 ярдәм чарасы: Татарстанда киң колач белән «Гаилә атнасы» узачак.
-
Казаннан хезмәткә 150 гә якын егет озатылган
Татарстанның җыю пунктында хәрби эшелонны озатуга багышланган концерт-митинг узды. «Татар-информ»хәбәр итүенчә, 150гә якын егет сроклы хезмәткә җибәреләчәк.
-
Югары уку йортларында түләүле урыннар күләме 45 кә кимегән%
Татарстанда яңа уку елына югары уку йортларына бюджеттан тыш кабул итү планы 9,6 меңнән артык кешене тәшкил итә. Быел түләүле урыннар күләме 45% ка кимегән. Бу хакта брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
-
«Ока» машинасы бер кешене бәрдереп үтергән
Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. «Ока» машинасы белән идарә иткән 57 яшьлек ир-ат «зебра»да җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
-
Татарстанда теннис тубы зурлыгындагы шешне алганнар
Казанда 75 яшьлек пациент нейрохирургка баш артында үсеп баручы шешкә зарланып мөрәҗәгать иткән.
-
Өйдә тәмәке тарту газ шартлауга сәбәп булган
Яр Чаллыдагы торак йортта шартлау көнкүреш газы белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан - яшәүче хатын духовка кранын япмаган һәм тәмәке тарткан, шуның аркасында җыелган «зәңгәр ягулык» шартлаган.
-
Казан-Оренбург трассасында вакытлыча чикләүләр кертелә
Татарстанда Казан-Оренбург трассасына вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор»ФКУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда бүген бераз яңгыр һәм +22 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген Татарстанда бераз яңгыр явачак. ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә.