Песошин Татарстан халкын Профсоюзлар көне белән котлады
В республике

Песошин Татарстан халкын Профсоюзлар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлады.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм республикабызның истәлекле даталары календаренда аерым урын алып тора. 1920 елның 24 сентябрендә Казан губернасы профсоюзларының беренче съезды республика профсоюз хәрәкәтен торгызуда мөһим этап булды. Татарстан Республикасы профсоюзлары йөз елдан артык үзенең төп миссиясенә - хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын һәм социаль гарантияләрен яклауга тугры. Бүген профсоюзлар хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр арасында конструктив диалогта ышанычлы партнер булып тора", - диелә котлауда.

Песошин профсоюзларның барлык әгъзаларына намуслы хезмәтләре, принципиальносты өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев