Россия президенты Владимир Путин машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Биометрик чит ил паспортының бәясе 5 меңгә кадәр артачак. 14 яшьтән кечкенәрәк балалар өчен пошлина бәясе 2,5 мең булачак.
Машина йөртү таныклыгы алу өчен дәүләт пошлинасының күләме 3 мең сум булачак.
Закон рәсми бастырып чыгарганнан соң бер айдан үз көченә керәчәк.
Татар -информ
Нет комментариев