Татарстанда 36 градус эссе булачак
Полезная информация

Татарстанда 36 градус эссе булачак

Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булачак. Бу турыда республика синоптиклары хәбәр итә.

 

Киләсе тәүлектә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җил 17-22 м/с тизлеккә кадәр көчәю ихтималы бар.

Төнлә республикада +16..+21 градус булыр дип фаразлана. 

Синоптиклар көндез температура +31..+36 градуска кадәр җитәргә мөмкин дип хәбәр итә.

Фото: Михаил Захаров, tatarmeteo.ru

 Чыганак https://tatar-inform.tatar

Саба таңнары


Нет комментариев