Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылд

Бүләк аңа "Татар эстрадасын үстерүгә керткән өлеше өчен" бирелде

Бу минутларда "Пирамида"да баручы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды.

Шулай итеп Элвин Грей сәхнәдән ТМТВ премиясе белән бергә министрлык бүләген дә алып төшеп китте.

Шунысын әйтергә кирәк, Радик Юльякшин премия тапшыру тантанасын, аңа хас булмаганча, беренче булып ачты.

Радик Юльякшинга Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров та үз бүләген тапшырды. Бу хакта "Интертат.татар" электрон газетасыннан укый аласыз.

 

Чулпан Шакирова

Чыганак.Татар.информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев