Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Иңегезне куеп иңнәргә. Газинур Әхмәтҗанов шигыре

Иңегезгә пар канатлар куеп Зур тормышка хәзер чыгасыз Тормыш бит ул, төрле чагы була Кыенлыклар туса чыдарсыз Телим сезгә барыр юлыгызда Үстерергә бәхет алмасын Килеп туса әгәр кыенлыклар Пар канатлар берүк талмасын Бергә-бергә үткән тормыш ямен Тик парлылар гына тоялар Таң җилләре назлап уятканда Тыныч булсын корган оялар Тирләр түгеп,...

Иңегезгә пар канатлар куеп
Зур тормышка хәзер чыгасыз
Тормыш бит ул, төрле чагы була
Кыенлыклар туса чыдарсыз

Телим сезгә барыр юлыгызда
Үстерергә бәхет алмасын
Килеп туса әгәр кыенлыклар
Пар канатлар берүк талмасын

Бергә-бергә үткән тормыш ямен
Тик парлылар гына тоялар
Таң җилләре назлап уятканда
Тыныч булсын корган оялар

Тирләр түгеп, бәхет яулаганда
Изге теләгегез хуш булсын
Мәхәббәтнең җимешләре булып
Бәби тавышлары кушылсын

Карап сезгә зур куаныч белән
Әйтә алам туган уйларны,
Насыйп булсын иде каршыларга
Бергәләшеп алтын туйларны

Ике якны бергә тигез итеп,
Онытмыйча туган җирләрне
Армый-талмый алга атлагыз сез
Иңегезгә куеп иңнәрне.

Газинур ӘХМӘТҖАНОВ. Теләче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев