Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Хәния Галимуллинаның иҗат җимешләре

Бу җырларымны авылдашларыма һәм газиз әниемнең якты истәлегенә багышлыйм. Хәния Галимуллина Туган авылым Туган авылым минем - Иске Җөри Борынгыдан килгән авыл ул. Җөри ханнан, бабамнардан калган Хатирәләр саклый һаман ул. Кушымта: Берәү дә бит мәңгелеккә килми, Истәлегем булып моң калсын. Авылыма багышланган җырым Күңелләрдә мәңге саклансын. Ярларына сыенып Мишә...

Бу җырларымны авылдашларыма һәм газиз әниемнең якты истәлегенә багышлыйм. Хәния Галимуллина

Туган авылым

Туган авылым минем -

Иске Җөри

Борынгыдан килгән

авыл ул.

Җөри ханнан,

бабамнардан калган

Хатирәләр саклый

һаман ул.

Кушымта:

Берәү дә бит мәңгелеккә

килми,

Истәлегем булып моң

калсын.

Авылыма багышланган

җырым

Күңелләрдә мәңге

саклансын.

Ярларына сыенып

Мишә ага,

Сандугачлар сайрый

талларда.

Тальянына кушылып

берәү җырлый,

Кем моңлана икән

таңнарда?

Карурманнар инде

киселгәннәр,

Калган бары биек

таулары.

Киң болында шаулап

печән үсә,

Үткән моннан

Пугач яулары.

Чит җирләрдә

кайталмыйча йөргән

Авылдашлар кайтып,

күрешсен.

Йөрәгемнән саркып чыккан

моңнар

Дога булып барып ирешсен.

Сагыну

Сагынабыз, юксынабыз,

әни,

Балаларың калды тезелеп.

Югалтулар бигрәк

ачы икән,

Җаннарыбыз китте

өзелеп.

Тезелешеп кайта

кыр казлары,

Син генә юк инде карарга.

Юксынудан өзгәләнгән

җанга

Ничек кенә дәва табарга.

Туган йортның һәрбер

почмагыннан

Килеп чыгарсың күк

тоела.

Юк шул инде... Салкын

кабереңә

Күз яшьләре генә коела.

Тезелешеп кайткан

кыр казлары,

Канат җилпеп, суда коена.Шул казларга карап,

әни - җаным,

Син торасың кебек тоела.

Сиңа булган

чиксез рәхмәтебез

Изгелекләр булып язылсын.

Балаларың кылган

догалардан

Оҗмах ишекләре ачылсын.

Тезелешеп кабат китәр

казлар,

Канатлары гына

талмасын.

Тормыш сынауларын

үтәр өчен,

Сабыр канатларың

сынмасын.

Сагынабыз, юксынабыз,

әни...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев