Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Җәнәй авылыннан каләмдәшебез Дамира Миннебаеваның "Апрель кызы" исемле китабы дөнья күрде

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сөенечле хәбәребез бар сезгә. шушы көннәрдә даими хәбәрчебез, Җәнәй авылында яшәүче каләмдәшебез Дамира Миннебаеваның "Апрель кызы" дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Дамира Миннебаева исеме шәхсән үземә 2004 елдан бирле таныш, шул елда Теләченең Туган якны өйрәнү музеенда яшь иҗатчылар очрашуында колакка керде ул исем. Әлеге чарада...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сөенечле хәбәребез бар сезгә. шушы көннәрдә даими хәбәрчебез, Җәнәй авылында яшәүче каләмдәшебез Дамира Миннебаеваның "Апрель кызы" дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Дамира Миннебаева исеме шәхсән үземә 2004 елдан бирле таныш, шул елда Теләченең Туган якны өйрәнү музеенда яшь иҗатчылар очрашуында колакка керде ул исем. Әлеге чарада без - яшь каләм тибрәтүчеләр, тәҗрибәле каләм ияләре белән очрашып, аралашу бәхетенә ирештек. Чакырылган кунаклар арасында якташ шагыйребез, мәрхүм Габбас абый Әхмәтҗанов та бар иде. Аның бу чарада сүзне башлауга: "Арагызда Дамира Миннебаева бармы?" - дип сораганын бүгенгедәй хәтерлим. Кызганыч, әлеге очрашуда үзе булмау сәбәпле, Дамира апа мөхтәрәм шагыйребезнең үз иҗаты турында әйткән җылы сүзләрен ишетми калды. Ә ул Дамира Миннебаеваның шигырьләренә тирән бәя бирде ул көнне. "Бу кызның шигырьләрендә фикер, фәлсәфә бар, теле йөгерек. Аның иҗат җимешләрен мин көтеп алып укыйм", - дигән иде ул. Шул вакыйгадан соң аның вакытлы матбугатта дөнья күргән шигырьләренә, язмаларына мин дә аеруча игътибар итә башладым. Соңрак, "Теләче" радиосында эшли башлагач, Дамира апаның үзе белән таныштык.

Журналистикада күпләр поэзия жанрына алынмый, ә Дамира апа үткен каләмле журналист булу өстенә, нечкә күңелле шагыйрә дә. Миндә ул һәрвакыт, шәхес буларак та, иҗат әһеле буларак та, соклану хисләре генә уята. Аның әсәрләрендә - үз язмышы, хис-кичерешләре, дөньяга шәхси карашы ярылып ята. Яшьлектә язылган шигырьләрендә самимилек чаткылары булса, өлкәнәя барган саен тормышка фәлсәфи карашы тирәнтен ачыла. Шул ук вакытта һәрчак оптимистик рух, тыйнак һәм урынлы шаяру да хас аның иҗатына. Нечкә күңелле, басынкы, табигате белән йомшак Дамира апаның эчендә иҗат ташкыны, дәрт-дәрман дөрли. Авторны ихлас күңелдән тәүге җыентыгы дөнья күрү белән котлыйбыз. Дамира ханым, иҗат ташкыныгыз сүнмәвен телибез, ә әлеге җыентыкка теләгебез шул - "Хәерле сәгатьтә!"

Рәфилә Шәмсетдинова

Апрель кызына

Апрель кызы, сиңа дәшәм,
Күзләреңдә язлар төсе.
Күз сирпесәң, очкын чәчеп
Бозлы суга кабар төсле.

Апрель кызы, сиңа дәшәм,
Көлүеңдә яз авазы.
Җылыта бер елмаюың.
Чөнки синең хисең язгы.

Апрель кызы, сиңа дәшә
Бозны тишеп язгы тамчы:
«Сулышларың кайнар синең,
Тик җир кызы булып калчы…»
1990 ел

Әнинең сурәте

Өстәлдә бер сурәт - әнием ядкәре.
Була бит һәр чорда яшьлекнең үз
яме.
Толымнар үрелгән бүленеп икегә.
Мәхәббәт чокыры сизелә битендә.
Кашлары сызылган - килешә үзенә,
Күзеңне алмыйсың, карасаң
йөзенә.
Керфекләр очына эленгән
мәхәббәт.
Әйтерсең гомергә күрмәгән бер
михнәт.
Әйтерсең ачлык та, булмаган
сугыш та,
Үзенең көенә җай барган тормыш
та.
Карасаң сурәткә, барысын
онытасың.
Кем генә яшьлекне сагынудан
туктасын?
Әйтерсең әнием яшәгән бик
рәхәт...
Яшьлеген саклаган сурәткә мең
рәхмәт!
2015ел

Балаларым

Сез минем йөземнең аклыгыдыр,
Иртәнге чыкларның сафлыгыдыр.
Күңелнең язлардай ярсуыдыр,
Хыялның тормышка ашуыдыр...

2015ел

Кыз бала

Өстендә килешле күлмәге,
Чәчләре таралган иңенә.
Сабырсыз җәйге җил сак кына
Кагыла яшь кызның җиңенә.

Чисталык һәм сафлык күңелендә,
Якты йөз һәркемгә, тәмле тел.
Буй-сыны караплар туймаслык,
Бакчада үскән бер сылу гөл.

Ирендә шаян бер елмаю
Бер туа, бер эреп югала.
Саф, керсез хыялга төренеп,
Атлыйдыр яшьлеккә кыз бала...
2015ел

Дамира Миннебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев