Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Теләче – туган ягым

Райондашларымны Сабантуй бәйрәмнәре белән чын күңелемнән котлыйм. Тормышларында зур уңышлар, гаиләләренә иминлек телим.

Теләче – туган ягым
Теләчедә туган әби-бабам,
Мин дә яшим шушы төбәктә.
Теләчегә булган  хисләремне
Әйтим әле кайнар йөрәктән.

Монда якын  миңа һәрбер кеше –
Таныш йөзләр, якын туганнар.        
 Дусларның да  иң-иңнәре монда –
Хәлләремне белә торганнар.      
 
Күңелемә табигате якын –
 Күрче,  күпме монда  чишмәләр!
Мишәсенә кайткан кыр казлары
 Язын сәлам биреп китәләр.

Сабантуйлар гөрли җәйләр җитсә –
Батырлары тота мәйданны.     
Теләчедә кызлар  бигрәк  матур –
 Җир кызымы болар, айданмы?

Бер күз салсаң иген кырларына,
 Киңлегенә хәйран каласың.
Урманында  йөргән чакларыңда
 Йөрәгеңә дәва табасың.

Күпме яңалыклар хәзер бездә
Төзелешләр, юллар салына.
Урамнарда яңа йортлар калка
 Ничек җитешәләр барына?

Яши монда уңган, эшчән халык
Тормыш көтә, җирне матурлый.
Теләчене зурлап  җырчылары,
Туган җиребезгә дан җырлый.

Күпме зыялылар чыккан бездән
Саный китсәң, исең китәрлек.
Язучымы, җырчы, галимме ул
Ул безнеке, алыйк  күтәреп.    
    
Бер килгәннәр тагы кабат кайта
 Теләчене килеп күрсәләр.
“Теләчедән!” диям горурланып
Син кайдан соң,  әгәр дисәләр.

Үз җиремдә яшим иркен сулап.
 Һавасы да шифа җаныма.
Сөенәмен яуган яңгырына,
 Җирен аклап төшкән  карына.

Теләчедә – минем туган җирем,
Тәпи киткән тәүге эзләрем.
Язсын иде туган җирләремдә
Үткәрергә гомер көзләрен.

Дамира Миннебаева,
Җәнәй авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев