Укучыбыз иҗаты: Чәчү бәйрәме белән!
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыбыз иҗаты: Чәчү бәйрәме белән!

Фәнүрә Рәхимова

Җиргә тәмле сыйлар ташлана,
Туфрак бал-май белән ашлана,
Кырда язгы чәчү башлана!
Күңелкәйләр шуңа шатлана,
Рәхмәтеңнән, Ходай, ташлама!

Аяз көннәр телик авылга,
Чыкма, гарасат та, давыл да.
Көтеп торсын язгы явым да...
Бөртек яткач, яусын яңгыр да!
Ярдәм бирче, Аллам, авылга!

Хәерле эш, сиңа, игенче,
Тук башак, бөртеккә киенче,
Җиркәем, икмәккә тиенче!
Авылым, бәхеткә төренче!
Газиз Раббым, бирче сөенче!
 


Нет комментариев