Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыбыз иҗаты: "Туган як көзе" шигыре

Туган як көзе Бушап калган кырлар, басулар, Бар җиһанны моңсу төс сарган. Җирдә хәзер көз хакимлек итә, Төннәр озын, көннәр кыскарган. Кем яратмый икән шушы көзне; Кешеләрме, җәнлек, кошлармы? Туган якның көзе генә түгел, Җанга якын салкын кышлары. Җылы көннәр инде ерагайды, Алыштырды салкын яңгырлар. Һаваларда очкан кошларның да, Тавышлары...

Туган як көзе

Бушап калган кырлар, басулар,

Бар җиһанны моңсу төс сарган.

Җирдә хәзер көз хакимлек итә,

Төннәр озын, көннәр кыскарган.

Кем яратмый икән шушы көзне;

Кешеләрме, җәнлек, кошлармы?

Туган якның көзе генә түгел,

Җанга якын салкын кышлары.

Җылы көннәр инде ерагайды,

Алыштырды салкын яңгырлар.

Һаваларда очкан кошларның да,

Тавышлары сирәк яңгырар.

Күпме кошлар очкан җылы якка,

Бер-береннән калмый тезелеп.

Агачлар да ямансулап калган,

Яфраклары төшкән өзелеп.

Туган якның көзе барыбер матур,

Гел яңгырлы, салкын булса да.

Һаваларда очкан кошларның,

Тавышын тыңлап, күңел тулса да.

Суфия Хәсәншина,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев