Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыбыз иҗаты: "Замана бәласе"

Замана бәласе Ашыгабыз, һаман ашыгабыз - Куып җитеп булмый кич кенә. Күпме эштән инде азат булдык, Җитешмибез барыбер һич кенә. Бәрәкәте юк вакытның дип, Сүгәбез без бер ни аңламый. Уңга - сулга бәргәләнгән җанны, Теткәлибез алга карамый. Туганнарны күрәсе булса да, Телефоннан гына күрәбез. Кая инде яннарына бару, Вакыт җитми,...

Замана бәласе

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз -

Куып җитеп булмый кич кенә.

Күпме эштән инде азат булдык,

Җитешмибез барыбер һич кенә.

Бәрәкәте юк вакытның дип,

Сүгәбез без бер ни аңламый.

Уңга - сулга бәргәләнгән җанны,

Теткәлибез алга карамый.

Туганнарны күрәсе булса да,

Телефоннан гына күрәбез.

Кая инде яннарына бару,

Вакыт җитми, вакыт,- диябез.

Күрше -күлән җыелыпгап сатулар

Әллә кайда ерак калдылар,

Матур сүзләрне дә табып булмый:

Телебездән төшеп калдылар.

Чит телләрдән кергән аңлаешсыз,

Яңгырашсыз сүзләр сөйлибез.

Кайвакытта ни сөйләвебезне

Үзебез дә хәтта белмибез.

Оныкларны саф татарча итеп

Сөйләшергә күнектермибез,

Чөнки үзебез дә ана телен

Элеккечә камил белмибез.

Туган телдә саф татарча итеп,

Бер җөмлә дә төзи белмибез.

Болай була калса, телен белмәс

Маңкорт булып инде үләрбез

Яки бик соң аңга килербез.

Светлана Ибрагимова

Иске Җөри урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X