Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты

Матур, тыныч, сабыр булыйк! Хатын-кызлар, матур булыйк, Ирләребез гел яратсын. Уңга-сулга карамыйча, Туры юлдан өйгә кайтсын. Хатын-кызлар, тыныч булыйк, Ирләребез терәк безгә. Ата-бабалардан калган Каршы әйтмәү һәрбер сүзгә. Хатын-кызлар, сабыр булыйк, Бу сабырлык кайтыр кире. Зарланмыйча, түзем булсак, Хатыннарның булыр ире. Хатын-кызлар, чиста булыйк, Шулай куша безгә Коръән Битебезне генә...

Матур, тыныч, сабыр булыйк!

Хатын-кызлар,

матур булыйк,

Ирләребез гел яратсын.

Уңга-сулга карамыйча,

Туры юлдан өйгә кайтсын.

Хатын-кызлар,

тыныч булыйк,

Ирләребез терәк безгә.

Ата-бабалардан калган

Каршы әйтмәү һәрбер сүзгә.

Хатын-кызлар,

сабыр булыйк,

Бу сабырлык кайтыр кире.

Зарланмыйча, түзем

булсак,

Хатыннарның булыр ире.

Хатын-кызлар,

чиста булыйк,

Шулай куша безгә Коръән

Битебезне генә юмыйк,

Күңелебезне юыйк иртән.

Булыйк уңай, булмыйк кире,

Барчабызның балалар бар.

Гел кирегә сукаласак,

Алар кемнән үрнәк алыр?

Кайчагында телсез булыйк,

Ирләребез дә сөйләсен.

Кире якка борылмасын

Тормышыбыз көймәсе.

Авыр булып куйса кайчак,

Акыллыдан киңәш сора.

Гаиләнең нык дилбегәсен

Хатын-кызлар

тотып тора.

Күңел күзе белән карыйк,

Йомыйк та маңгай күзен.

Йөрәгебез белән тыңлыйк

Бер-беребезнең сүзен.

Кем гади һәм матур, тату,

тыныч торыр.

Шул вакытта бездән

Аллаһ разый булыр.

Сәламәт һәм бәхетле

булыгыз,

Яратышып кына торыгыз!

Наилә Исмәгыйлева.

Теләче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев