Укучыларыбыз иҗаты. "Ә күңелдә - яшьлек ялкыны" шигыре. Автор - Рәйсә Ахунова
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты. "Ә күңелдә - яшьлек ялкыны" шигыре. Автор - Рәйсә Ахунова

Ә күңелдә - яшьлек ялкыны Ахыр сулышларын ала кыш та, Бозга ятып китә салкыны. Ләйсән яңгыр куа соңгы карны, Ә күңелдә - яшьлек ялкыны. Умырзая булып яз-матурның Серле елмайганда күзләре, Назлы карашларның җылысында Эремичә йөрәк түзәрме? Язның шат авазын тыңлап кыш Яшь аралаш карый яшьлеккә. Никадәр сый-хөрмәт ташыды ул Яңа...

Ә күңелдә - яшьлек ялкыны

Ахыр сулышларын ала кыш та,
Бозга ятып китә салкыны.
Ләйсән яңгыр куа соңгы карны,
Ә күңелдә - яшьлек ялкыны.

Умырзая булып яз-матурның
Серле елмайганда күзләре,
Назлы карашларның җылысында
Эремичә йөрәк түзәрме?

Язның шат авазын тыңлап кыш
Яшь аралаш карый яшьлеккә.
Никадәр сый-хөрмәт ташыды ул
Яңа бөреләнгән өметкә.

Һәркем китә беркөн, алдамасын
Ләззәт тулы дөнья афәте.
Җәннәт нурын җанга салмый гына
Туктамасын гомер сәгате.

Рәйсә Ахунова.


Нет комментариев