Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты: "Өмет беркайчанда өзелми!"

Җиңү көннәре якынлашканда өлкән буын кешеләренең авыр хатирәләре яңара... Үзләренең үткәннәре турында уртаклашасы килеп, без - яшь буынга сөйлиләр. Әбием белән шундый хатирәләрне яңартып утырганда, бабайларның фотолары һәм оныкларына язган истәлекләре килеп чыкты. "1941 елның 22 июнь таңында "Сугыш башланды... " дигән аяусыз хәбәр тарала. Нәрсә булганын һәм нәрсә булачагын...

Җиңү көннәре якынлашканда өлкән буын кешеләренең авыр хатирәләре яңара... Үзләренең үткәннәре турында уртаклашасы килеп, без - яшь буынга сөйлиләр. Әбием белән шундый хатирәләрне яңартып утырганда, бабайларның фотолары һәм оныкларына язган истәлекләре килеп чыкты. "1941 елның 22 июнь таңында "Сугыш башланды... " дигән аяусыз хәбәр тарала. Нәрсә булганын һәм нәрсә булачагын берәү дә белми. Алда билгесезлек...

Бөек Ватан сугышының беренче айларыннан ук Миннегали бабай, авылның ир-егетләре белән берлектә туган илен дошманнардан сакларга фронтка китә. 37 яшьлек ир-егет укчылар полкына эләгә.

Сугыш башланып 6 ай үтүгә, тормыш иптәше Миңсылу һәм өч баласын кайгыга салып, "Минегалиең үлде" дигән кара хәбәр китерәләр. Бу авыр көннәрне еш исенә төшереп, Миңсылу әби улы Солтангали бабайга сөйли торган булган. "Авыр хәбәрне ишетүгә карамастан, ялгыш булыр бәлки, дип өметләнеп йөрдем. Бик күп вакыттан соң хаты килеп төшкәч, нинди булса да исән булуына сөенеп бетә алмадым. Минем кебек, ирең үлде дигән хәбәр ишетүчеләр күп булды."

Чынлыкта, каты сугышларның берсендә Миннегали бабайларның полкын дошман бомбага тота. Минегали бабай дошман снаряды кыйпылчыгыннан яралана, ләкин Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән исән кала. Ул Алтай краенда 2996 нчы номерлы эвакогоспитальдә 6 ай дәвалана. Үкчә сөягендәге тирән җәрәхәт аны сугышка яраксыз итә.

1942 елның августыннан Минегали бабайга "Сугыш инвалиды" дигән таныклык бирелә. Аягындагы яра төзәлмәү сәбәпле, аны яңадан фронтка җибәрмиләр. Бабам туган авылында колхозда төрле эштә эшли. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен һәм Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сафиулла улы Минегали 1979 елның 29 декабрендә вафат була.

Мин Миннегали бабайның улы Солтангали бабайны да белмим, ул үзе сугыш чоры баласы. Шулай да без хәзерге дүртенче буын балалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт ветераннарының авыр тормыш юлларын, алар белән булган авыр хатирәләрне онытмаска, иле өчен көрәшкән батыр ир-егетләр белән горурланырга һәм данларга тиешбез. Алар безгә үрнәк! Без тынычлык яклы!

Ислам Сафин, Олы Мишә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев