Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Әйләнеп кайт! Фәнүрә Рәхимова иҗаты

Ялгыз йөрмә, юлларда ни уйламассың, Тимер атның кем белгән ни кыланасын? Тик юлдашың яхшы булсын үзеңнән дә, Акыл булсын барлык әйткән сүзендә дә. Хәерле юл! Шатлык бирсен юллар йөрү, Дөньяның бар могҗизасын үзең күрү. Илләр гизү-бар кешенең зур хыялы, Насыйп булсын исән кайту өйгә бары! Уяу бул гел! Олы юлларда...

Ялгыз йөрмә, юлларда ни уйламассың,
Тимер атның кем белгән ни кыланасын?
Тик юлдашың яхшы булсын үзеңнән дә,
Акыл булсын барлык әйткән сүзендә дә.
Хәерле юл! Шатлык бирсен юллар йөрү,
Дөньяның бар могҗизасын үзең күрү.
Илләр гизү-бар кешенең зур хыялы,
Насыйп булсын исән кайту өйгә бары!
Уяу бул гел! Олы юлларда арыма!
Көтелмәгән хәтәр хәлләргә тарыма!
Көтеп торсын гаиләң изге теләк теләп,
Әйләнеп кайт яннарына бәхет төяп!
Фәнүрә Рәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X