1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артачак
Россиядә салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылык, газга һәм каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тарифлар агымдагы елның 1 декабреннән кыйммәтләнә.
Икътисади үсеш министрлыгы Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразын төзегән һәм тарифлар индексациясен 2023 елның 1 июленнән 1 декабрьгә күчерү турында карар кабул иткән, дип яза «Известия».
Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте газ бәясенең кыйммәтләнүе инфраструктураны яңарту һәм газлаштыру программасын дәвам итү зарурлыгы турында хәбәр итте.
Киләсе елда тарифлар 1 июльдә артыр дип фаразлана.
Чыганак: http://shahrikazan.ru
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев