Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1991 елга кадәр стажы булган пенсионерларны зур сюрприз көтә

Өлкән яшьтәге гражданнар пенсияләрен яңадан исәпләү өчен яңа мөмкинлектән файдалана алачак.

Пенсия хокукларын якларга теләгән хатын-кызның эшен карау нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде, дип сөйләде юрист Ирина Сивакова.

Әлеге ханымның канун буенча пенсия яше җитә. Шуңа бәйле рәвештә белгечләргә мөрәҗәгать итә, әмма аңа түләү билгеләүдән баш тарталар. Пенсия билгеләү өчен кирәкле стаж күләме җитми дип белдерә алар. Хатын-кыз, үз чиратында, кимендә 20 ел эшләдем, дип белдерә.

Тикшерү башлана һәм 1991 елга кадәр стаж чорлары исәпкә алынмаганлыгы ачыклана. Баксаң, хезмәт кенәгәсендә тиешле язмалар хата белән кертелгән. Анда хезмәт кенәгәсен 1984 елдан алып бара башлаганнар дип язылган. Хатын-кыз сүзләренә караганда, 1983 елга кадәр ул колхозда эшләгән. Шулай итеп, 13 еллык стаж сызып ташланган.

Хатын-кыз юристларга мөрәҗәгать итә. Судка дәгъва белдерелә, хөкемдар шикаять белдерүче хатын-кыз яклы булып чыга. Хезмәт кенәгәсен алып барудагы хаталар булачак пенсионер хатын-кыз гаебе белән китмәгән, дип ассызыклый судья. Моны эш бирүче күзәтергә тиеш, ләкин стажны санамаска сәбәп юк, ди юристлар. 

Хатын-кызга стажны яңадан исәпләгәннәр һәм тиешле пенсия билгеләнгән.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1991-elga-kadr-stazhy-bulgan-pensionerlarny-zur-syurpriz-kt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев