Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

21 сентябрьдән барлык пенсионерлар өчен дә яңа ташлама кертелә

60 яшькә җиткән гражданнар өчен күңелле яңалык әзерләнгән. Россия тимер юллары компаниясе барлык пенсионерлар өчен яңа программа әзерли.

"Тимер юл транспорты операторы 60 яшьтән өлкәнрәк булган барлык пассажирларга билет алу өчен ташлама бирергә вәгъдә итте. Программа быел эшли башлады, ә аның көзге-кышкы этабы якын арада эшли башларга тиеш. Тимер юл транспорты өчен билетны 21 декабрьгә кадәр арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин булачак", - дип аңлата Киреева.

Пенсионерлар өчен билетларга ташлама 15 процент тәшкил итәчәк. Биредә сүз ерак юлга баручы поездлар турында барна. Өстәвенә, өлкән яшьтәгеләр купе вагонында сәяхәт итәргә тиеш. Ә шәһәр яны юнәлешләренә мондый ташлама кагылмаячак.

Мондый ташламаны алу өчен пенсионерларга, асылда, махсус бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Процесс гадиләштерелгән. Билет сатып алырга гына кирәк, һәм туган көне раслангач, ташлама автомат рәвештә кулланылачак. Димәк, мондый бонус өчен бер паспорт кына кирәк булачак. "Ә билетны ташламалы шартларда вокзал кассасында да, компания сайтында да сатып алырга мөмкин булачак", - дип өстәде эксперт.

Ташламалы бәядән билетлар 21 сентябрьдән үк сатыла башларга тиеш. Аннан соң ташлама әлеге яшьтәге барлык гражданнар өчен быелның ахырына кадәр гамәлдә булачак.
 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/60-iastan-olkanraklarga-21-sentiabrdan

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев