В республике

Алдагы ике көндә айлык норманың өчтән бере күләмендә кар явачак

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУ галимнәре кисәтте.

«Хәзер без Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында торабыз. Киләсе атнада  җылы булачак. Чираттагы циклон явым-төшемнәр алып киләчәк. Алдагы ике көндә  айлык явым-төшем нормасының өчентән бере күләмендә кар явачак», — дип хәбәр итте КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «җомга көнне явым-төшемнәр күләме 10 мм дан артык булуы көтелә», дип өстәде. Әгәр фараз расланса, атна ахырына инде шәһәрдә кар катламы 58дән 68 см га кадәр артачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: интернеттан


Нет комментариев