Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Алдагы көннәрдә ничек ял итәчәгебез билгеле

Быел 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне чәршәмбегә туры килә. Димәк, атна уртасында бер көн ял итәчәкбез.

Шуннан соңгы бәйрәм – 8 март. Гүзәл затлар бәйрәме уңаеннан инде өч көн ял булачак. Бу юлы бәйрәм көн сишәмбегә туры килә. Тоташ өч көн ял итү өчен шимбә – 5 мартта дүшәмбе өчен эшләп, 6 (якшәмбе), 7 (дүшәмбе) һәм 8 нче мартта ял итәчәкбез.  

Россия Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм алдыннан килүче эш көне бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш. Димәк, 22 февраль һәм 5 мартта кыска эш көне булачак.   Ә инде атнасына алты көн эшләүчеләр өчен 5 март ялы 7 мартка күчерелә алмый. 7 март алар өчен кыска эш көненә әйләнә.

Чыганак: https://matbugat.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев