Апрель аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә
Бу Ураза бәйрәме белән бәйле.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, 2023 елның 21 апреле эшләми торган бәйрәм көне булып санала. 20 апрель, пәнҗешәмбе көнне, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел республикада Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре билгеләнде. Указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/aprel-aenda-tatarstanlylarny-ostama-yal-kone-kota-5869177
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев