Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Апрельдән йөк машиналары хәрәкәтен чикләячәкләр

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан юлларында йөк транспорты өчен вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Бу хактагы карарны республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Алар  йөкләнеше 6 тоннадан артык булган барлык йөк машиналарына кагылачак. Бу чара традицион һәм яз көне юл өслеген саклап калу өчен кулланыла.

Моннан тыш, әлеге карар нигезендә, 20 майдан 31 августка кадәр дә Татарстанда төбәк юлларында авыр йөк машиналарына чикләүләр кертеләчәк. Көндезге температура +32 градустан югары булганда, асфальт-бетон җәелгән юлларда 10.00 дән 22.00 гә кадәр хәрәкәт итү тыелачак. Бу эсседә капламның деформацияләнү куркынычы белән бәйле.

Чыганак:казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев