Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Арча районында Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Бүлекне полиция подполковнигы Айрат Гобәйдуллин җитәклиячәк. Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары урынын биләгән иде. 

Полиция генерал-лейтенанты Дамир Сатретдинов Айрат Гобәйдуллинны бүлекчәнең шәхси составы һәм район җитәкчелегенә тәкъдим итте. Эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенең алмашынуы район полициясенең эш темпларында уңай чагылыш табачак һәм аның нәтиҗәлелеген арттырачак, дип ассызыклады ул. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры яңа җитәкченең район җитәкчелеге белән дә, прокуратура һәм суд хезмәттәшләре белән дә конструктив хезмәттәшлекне җайга салуына ышаныч белдерде. Бу төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: новости татарстана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев