Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Балалар пособиеләрен түләүдә яңалык бар

Хәзер аларның күпчелеге түләүнең бердәм көне – айның өченче, бишенче һәм сигезенче көнендә булачак.

Мәсәлән, бала карау буенча отпуск рәсмиләштергән яшь ярымга кадәрге балаларга пособие 8нче апрельдә киләчәк. Аның өчен бердәм түләү көне марттан билгеләнгән. Бу дата бәйрәм яки ял көне белән туры килгәндә, аны алдагы эш көненә күчерәчәкләр, әмма ай башыннан да иртәрәк түгел.

Социаль фондта шулай ук быелның июнь аеннан балаларга ана капиталыннан өч яшькә кадәрге түләүләр һәр айның бишенче көнендә билгеләнәчәген ассызыклыйлар. Акчалар агымдагы айда түгел, ә алдагы айда килә башлаячак. Яңа дата беренче тапкыр май аендагы пособиегә кулланылачак: бу ай өчен акча 5 июньдә киләчәк дигән сүз. 

Яңа кагыйдәләргә күчү автомат рәвештә булачак. Ата-аналар үзгәрешләргә әзер булсын өчен, социаль фонд бүлекләре түләүнең яңа даталары турында sms-хәбәрләр аша җиткерәчәк.

Бүген ана капиталыннан түләүләр датасы бер-берсеннән аерыла: кайбер төбәкләрдә аны 1 еннән 15 енә кадәр, ә кайдадыр 16 сыннан 25 енә кадәр күчерәләр. Акча агымдагы айда килә, ягъни март өчен гаиләләр мартта алган, апрель өчен апрельдә алачаклар. Бу түләүне 280 мең гаилә алырга тиеш. 

Түләүнең тагын бер бердәм датасы – айның өченче көне. Социаль фондта искәтелгәнчә, гыйнвардан бу көнне гаиләләргә барлык айлык түләүләр диярлек килә, шул исәптән 17 яшькә кадәр балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, беренче бала туу яки уллыкка алу сәбәпле айлык түләү, баласына яшь ярым булганчы эшләмәүче ата-аналарга пособие. Һәр өченче көнне гаилә узган ай түләүләрен ала. Ягъни 3нче апрельдә түләү март ае өчен киләчәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balalar-posobielren-tld-yaalyk-bar

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев