Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«Балкыш» ветераннар фестиваленә әзерлек башланды

Татарстанда IX «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды: бөтен республика ветераннары сәхнәгә вокалдан алып нәфис сүзгә кадәр 11 номинациядә чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан ветераннары арасында «Балкыш»  республика үзешчән башкаручылар фестивале өлкән буын кешеләренең үз-үзләрен танытуына шартлар тудыруга, аларның социаль активлыгын арттыруга, мәдәни һәм иҗат тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс программасында хор һәм вокаль-инструменталь коллективлар, инструменталь ансамбльләр, хореографик төркемнәр, шулай ук төрле жанрдагы солистлар һәм нәфис сүз осталары катнашачак.

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев