Берничә автобус маршруты үзгәрде
В республике

Берничә автобус маршруты үзгәрде

Казанда кар яву нәтиҗәсендә берничә автобус маршрутының эше вакытлыча үзгәрде. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр итә.

Әйтик, 93 нче номерлы автобус Шигали борылышындагы «Айгөл балалар бакчасы» тукталышына кадәр генә бара. 43 нче Маршрут вакытлыча Химическая урамына керми.

Моннан тыш, 36а номерлы автобусларның берсе «Новониколаевский»тукталышы районында тоткарланып калган.

Чыганак: татаринформ.


Нет комментариев