Бүген Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
215
0
Гадәттәгечә, килүчеләрне айның һәр беренче сишәмбесендә түләүсез кабул итәләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбәндәге учреждениеләргә керү ирекле булачак:
В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);
Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай ур., 74);
Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);
А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);1941—1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12);
Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15);
Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35);
Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал);
Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);
Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15);Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2).
Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр Республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/14-gyinvarda-tatarstan-milli-muzeena-ham-anyn-filiallaryna-keru-buslai-bulacak-5898931
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев