Буран һәм көчле җил көтелә
В республике

Буран һәм көчле җил көтелә

Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанда тотрыксыз, дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метр, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән 17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында — 15 метрга кадәр). Юлларда бозлавык хасил була.

Татарстанда көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр (Казанда — 0 дән -2 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.


Нет комментариев