Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Быел нәрсәләргә бәя төшәчәк?

Әйе, соңгы араларда бәя арту турында күп язабыз. Бик үк ышанасы килмәсә дә, кайбер әйберләргә бәяләр төшәргә дә мөмкин икән. “КП” белгечләр белән сөйләшеп, сәбәпләрен дә күрсәтеп, нинди товарларга бәя төшүен язган.

Продуктлар өлкәсендә сөләйман (лосось) һәм керкә (форель) балыгы күпләрнең өстәлендә булыр, мөгаен. Бу балык продукциясенең Кытайга экспорты өч тапкырга төшү белән аңлатыла. Балык экспорты 67 процентка кимегән. Бу вазгыять 2022 елда да сакланыр ди белгеч. Димәк, бу балыклар Россия киштәләрендә булачак һәм аларга бәяләр төшүен көтәргә кала.   

Фатига бәяләр артты. Үзәк банк та төп ставканы күтәрә. Аның артыннан ипотека ставкасы арта. Халыкка торак кредиты алу катлауланачак һәм төзелеш секторына ихтыяҗ кимиячәк. Үзәк банк инфляция белән көрәшеп, ставканы күтәрә барса, фатига ихтыяҗ кими һәм аның артыннан бәяләр дә төшә. Йә булмаса, узган елгы темпта артмаячак. Күп кенә риелторлар һәм икътисадчылар шундый фараз җиткерә.

Чыганак: http://shahrikazan

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев