Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дәүләт Советы җирле үзидарә турында федераль закон проектына төзәтмәләр әзерләде

Закон проекты буенча республиканың җирле үзидарәсендә 911 муниципаль берәмлек бетерелергә тиеш.

Татарстан Дәүләт Советы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектына төзәтмәләр җибәрергә ниятли. Закон проекты РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан бу елның 25 гыйнварында беренче укылышта кабул ителде.

23 февральгә кадәр закон чыгару инициативасы хокукына ия барлык субъектларның, шул исәптән регионнарның закон чыгару җыелышларының да, төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Татарстан Дәүләт Советы шушы хокуктан файдаланачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Республика парламенты депутатлары тарафыннан эшләнгән төзәтмәләр Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды.

Россия Федерациясе сенаторы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников тарафыннан эшләнгән һәм федераль парламентка кертелгән закон проекты илдә җирле хакимият системасын реформалаштырырга тиеш. Ул җирле үзидарәнең тулысынча бер баскычлы системасына күчүне күздә тота.

Закон проекты чынбарлыгыннан чыгып, 911 муниципаль берәмлек бетерелергә тиеш. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә (шулардан 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 39 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлеге). «Шуңа да карамастан, зур кыскарту булмаячак, муниципаль хезмәтнең кадрлар потенциалын без югалтмаячакбыз, чөнки җирле үзидарә органнары төзү күздә тотыла», — дип басым ясады профильле комитет башлыгы.

Депутатлар корпусына килгәндә исә, хәзерге вакытта республикада 7 570 муниципаль депутат эшли. Әлеге институт федераль закон белән бетерелә, диелә хәбәрдә.

Дәүләт Советы депутатлары федераль закон проектын концептуаль яктан хуплады, әмма документны камилләштерүгә мохтаҗ дип саныйлар.

Дәүләт Советы, эксперт җәмгыяте фикерен исәпкә алып, федераль закон проектына 13 төзәтмә әзерләгән.

Чыганак https://tatar-inform.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев