Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дмитрий Туманов: «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең яңа сезонында Татарстанның 50 меңнән артык баласы катнашачак»

Татарстанның ун шәһәрендә һәм авылында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары узачак. Быел республика буенча фестиваль хәрәкәте 22-нче тапкыр оештырыла.

«Кабул ителгән гаризалар саны бик күп. Барысы да фестиваль хәрәкәтендә катнашырга, иҗат һәм дуслык атмосферасына чумарга тели. Быел проектта 50 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә: сәхнәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, 21 яшькә кадәрге яшь артистлар да чыгыш ясаячак. Күп кенә ата-аналар үз балаларын проектта тумыштан алып катнаштырырга әзер хәтта. 22 ел эчендә «Созвездие-Йолдызлык» республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әйләнде дип горурланып әйтә алам», - дип сөйләде фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов.

Ул билегләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» - Россиядә һәм дөньяда Татарстанның яшь талантлары өчен социаль лифтка әверелә торган бердәнбер проект. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибары аркасында киләчәк буынның иҗат элитасын булдырыла, йөзләгән проект лауреатлары Татарстан һәм Мәскәүнең әйдәп баручы вузларын тәмамлый. Алар барысы да үз талантлары белән халыкара дәрәҗәдәге проектларны, шулай ук иң яхшы телевизион эстрада программаларын бизи.

«Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Созвездие-Йолдызлык»ның үз йорты – резиденциясе барлыкка килде, анда фестиваль лауреатлары үз проектларын гамәлгә ашыра ала», – дип билгеләп үтте Дмитрий Туманов.

Сайлап алу турлары Әлмәттә (25-27 февраль), Яр Чаллыда (1-2 март), Түбән Камада (6-7 март), Әгерҗедә (9-10 март), Чистайда (13-14 март), Арчада (17-19 март), Казанда (17-19 март), Лаешта (22-23 март), Иске Чүпрәле авылында (26-27 март) һәм Яшел Үзәндә (29-30 март) узачак. Алар Татарстанның 45 районыннан талантлы балаларны үзенә җыячак.

Анда катнашу өчен зур коллективлар да, 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге аерым башкаручылар да чакырыла. Үз талантларын балалар һәм яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», шулай ук «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә күрсәтә ала. Фестивальдә өч яшь төркеме каралган.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында сайлап алу турлары, барлык санитар нормаларны үтәп, тамашачылардан башка узачак. Зона этапларының онлайн-трансляциясе оештырылачак. Вирус инфекцияләре таралуны булдырмау өчен һәр муниципаль берәмлекнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары номерларын тыңлау катгый билгеләнгән график буенча башкарыла.

Чыганак: http://shahrikazan.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев