Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Ел саен 10 бала вейп катнашмасы белән агуланып табибларга эләгә

Татарстанда елына унлап бала вейп тартканнан соң агуланып медикларга эләгә. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий сөйләде.

"Без вейп белән агуланган балаларга Республика балалар клиник хастаханәсендә консультация бирәбез. Мондый очраклар елына унга кадәр була. Шулай ук тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар белән агулану очраклары да була», – дип билгеләде ул.

Криницкий аңлатканча, вейп катнашмасы белән агулану никотин таркалу продукты булган котининга анализ аша ачыклана.

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев