Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Фермер хуҗалыкларына җир кишәрлеген сәүдә оештырмыйча арендалау мөмкинлеге бирелде

Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Гражданнарның һәм КФХларның җир ресурсларыннан гадиләштерелгән рәвештә файдалана алуын тәэмин итү максатында, 2022 елның 14 июлендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 316-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Әлеге мөмкинлек шушы закон нигезендә бирелә.

Мондый җир кишәрлекләрен бирү әлеге җир кишәрлегенә карата милекчелек рәвешеннән чыгып билгеләнә торган вәкаләтле органга бирелә торган гариза нигезендә башкарыла.

Бер үк җир кишәрлегенә карата берничә гариза бирелгән очракта, мондый җир кишәрлеген бирүгә вәкаләтле орган кергән гаризаларны һәр гаризаның кергән датасы һәм вакыты буенча билгеләнгән чират тәртибендә карый. Россия Федерациясе Җир кодексының 39.18 статьясында каралган җир кишәрлекләре бирү тәртибе, шул исәптән Интернет челтәрендә мәгълүмат бастырып чыгару да күздә тотылган тәртип әлеге очракта кулланылмый.

Шунысын да истә тоту мөһим, җир кишәрлекләре биргәндә КФХлар берничә мәҗбүри шартны үтәргә тиеш. КФХның дәүләттән яисә муниципалитеттан арендага алган җир кишәрлекләренең мәйданы Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнгән чикләрдән артмаска тиеш. Җир кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү тыела, аннан бары тик авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен генә файдаланырга мөмкин.

Җир кишәрлеген гадиләштерелгән алу тәртибеннән явыз ниятләрдә файдалануны булдырмас өчен аны өченче затларга, шул исәптән субарендага тапшырырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/fermer-xualyklaryna-ir-kisarlegen-sauda-oestyrmyica-arendalau-momkinlege-birelde-5869120

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев