Соңгы вакытта уртача тәүлек һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак дип билгеләнә. Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе, 25 октябрьдә, Татарстан циклонның җылы секторы йогынтысында була. Урыны белән яңгыр көтелә. Көндез көчле җил, секундына 15-20 м ны тәшкил итә. Максималь һава температурасы +9..+14 градус булачак дип хәбәр ителә.
Нет комментариев