Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Яңа ел төнендә Татарстанда 18 бала туган

Татарстанда соңгы тәүлектә 47 бала дөньяга килгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа туган балалар арасында 21 малай Һәм 26 кыз.

Яңа ел төнендә, исә төн уртасыннан иртәнге  8.00 сәгатькә кадәр, төбәктә 18 бала туган – 8 малай һәм 10 кыз.

2026 елда беренче булып бер үк вакытта – 0.45 тә дөньяга ике малай туган. Бала табу параллель рәвештә Казанның М. Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә уза. Яңа туган балаларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бер сабыйның авырлыгы 2,8 кг тәшкил иткән, икенчесе эрерәк туган – 4 кг артык.

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев