Татарстанда урманнарда янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде. Аны быел яз башыннан бирле тугызынчы тапкыр озайталар инде.
Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, республика урманнарында IV класслы – югары, V класслы – гадәттән тыш янгын куркынычы 24 июньнән 3 июльгә кадәр сакланачак.
Татарстанда июнь аенда тулысынча диярлек салкынча һава торышы булуын да искәртик. Мондый һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Киләсе атна башында +26 градуска кадәр җылыта.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116010/
Фото: https://www.freepik.com
Нет комментариев