Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яңгыр һәм боз явуы турында кисәттеләр

Синоптиклар фаразлавынча, бүген төнлә һәм 23 апрельдә көндез яңгыр, боз һәм җилнең тизлеге секундына 23 метр булуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, яшен, боз һәм көчле җил бик куркыныч булырга мөмкин. Бу вакытта реклама конструкцияләре һәм биналарның түбәләре ишелү,карт агачлар аву куркынычы арта.

Электр тапшыру линияләре, биек биналар янында һәм төзелеш мәйданчыклары янында булу да куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә сәфәрләрне кичектерергә киңәш ителә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/gadattan-tys-xallar-ministrlygy-tatarstanlylarga-yangyr-ham-boz-yavu-turynda-iskartte-5886588

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев