Яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада болытлы һава торышы була. Атмосфера фронтлары узганда яңгыр явачак. Шулай ук көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 2-7 градус (Казанда -+4..+6 градус) була. Көндез исә 5-10 градус (Казанда +8..+10 градус) җылы булыр дип көтелә.
19 октябрьдә, чәршәмбе көнне Татарстанда яңгырлы һава торышы саклана. Температура якынча шул чама калачак.
20 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, циклон чигенә. Атмосфера басымы күтәрелә, яңгырлар төнлә генә явачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә 0..+5, ә көндез +4..+9 градус була.
Метеорологлар фаразына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә – 21 һәм 22 октябрьдә республика югары атмосфера басымы астында була. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Шул ук вакытта температура төшә: төнлә тискәре күрсәткечләргә кадәр төшәчәк, ә көндез 1 – 6 градустан күтәрелмәячәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yangyrlar-ham-kocle-il-kotela-5861558
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев