Язгы су басу җитди сынау булырга мөмкин
В республике

Язгы су басу җитди сынау булырга мөмкин

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигматуллин белдергәнчә, Татарстанда быел көчле ташу ихтималы югары. Моның төп сәбәбе — яуган явым-төшем күләменең климатик нормадан күпкә артып китүе.

Хәвеф-хәтәрне киметү максатыннан, ТР Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе февраль башында үк җирле хакимиятләргә һәм оешмаларга саклану чараларын күрергә кушты. Хәзер районнарда ташу нәтиҗәләрен йомшарту буенча актив эш алып барыла.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев