Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җирле үзидарә көне белән котлау

Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Соңгы елларда Татарстанда җирле үзидарә хакимият институты буларак формалашу һәм ныгу юлын узды һәм бүген дә камилләшүен дәвам итә.

Җирле үзидарәне үстерү, аның нәтиҗәлелеген, ресурс һәм кадрлар мөмкинлекләрен арттыру - эшебезнең төп юнәлешләре. Бүген республиканың һәр муниципалитетында югары сыйфатлы эш алып барыла – территорияләрне төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыкны, социаль һәм транспорт инфраструктураны ныгыту һәм башкалар.

Халыкка иң якын дәрәҗәдәге иҗтимагый хакимият буларак, җирле үзидарәнең төп бурычларының берсе - халык белән элемтәдә булу, кеше мәнфәгатьләрендә эшләү. Бу ил Президенты игълан иткән махсус хәрби операция шартларында аеруча әһәмияткә ия, эшебездә яңа бурычлар һәм юнәлешләр куя. Татарстан муниципаль берләшмәсе гуманитар ярдәм җыю буенча күпсанлы акцияләрдә актив катнаша, хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезгә һөнәри осталык һәм тугрылык өчен рәхмәт белдерәм. Көн дә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итәсез, бу кешеләрнең проблемаларына сакчыл мөнәсәбәт, Ватанга һәм кечкенә ватаныгызга мәхәббәт таләп итә. 

Муниципаль берәмлекләрнең барлыкка килү вакытында эшләгән һәм республикабыз үсешенә лаеклы өлеш керткән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, җаваплы эштә профессиональ уңышлар, туган Татарстан файдасына яңа казанышлар телим!

 

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе

 

Ә.С. Гөбәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X