Казан - Йошкар-Ола поездында вагоннар арта
В республике

Казан - Йошкар-Ола поездында вагоннар арта

Җәйге чорда шәһәр яны поездларында Казан белән Йошкар-Ола арасындагы вагоннар саны икегә кадәр артачак. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 1 майдан 27 сентябрьгә кадәр 6383 нче  номерлы, көн саен 14.30 да китә торган  Казан -Йошкар-Ола поезды  икенче вагон белән тулыланачак.

Ә 2 майдан 28 сентябрьгә кадәр ике вагонлы форматта 6382 Йошкар-Ола - Казан поезды йөриячәк. Ул көн саен вокзалдан 7:39 да китә. Вагоннар санын арттыру җәйге сезонга күбрәк пассажирлар йөртергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак:аиф


Нет комментариев