Казанда ике ресторан төзеләчәк
Казанда Киров дамбасы янында ике кунакханә барлыкка киләчәк, төзелешкә рөхсәтне Башкарма комитет биргән.
Кремль һәм Киров дамбасы арасында урнашкан TatarSu курорт комплексында 150 номерлы өч катлы кунакханә барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Киров дамбасы буйлап бутик-отель төзиячәкләр. Проект экспертизаның уңай бәяләмәсен алды. Шулай ук яр буе территориясендә ике ресторан төзеләчәк.
Курортны төзегәндә инвестицияләрнең гомуми суммасы 4,1 миллиард сумнан артып китә.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев