Казанның Нурсолтан Назарбаев урамында юл-транспорт һәлакәте аркасында бер километрлык бөке барлыкка килгән. Бу хакта » Яндекс. Карталар» хәбәр итә.
Карталардан күренгәнчә, һәлакәт Назарбаев һәм Павлюхин урамнары киселешендә булган. Социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан кадрлар таралды. Фотода җиңел машинаны авария нәтиҗәсендә әйләнүе күренә. Урында - ашыгыч ярдәм бригадасы һәм ГАИ хезмәткәрләре.
Чыганак:бизнесонлайн
Нет комментариев