Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

КФУ эксперты: февральнең беренче декадасында Казанда карның айлык нормасы явачак

Бу тәүлек эчендә шәһәрдә 8-9 миллиметр явым-төшем көтелә.

Февральнең беренче ун көнендә Татарстан башкаласында явым-төшемнең айлык нормасы явачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан федераль университетының метеостанциясе мөдире Сергей Дмитриев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Казанда кар катламының биеклеге 61 сантиметрны тәшкил итә, бу нормадан артыграк. Норма буенча февраль аенда шәһәрдә гадәттә 37 миллиметр явым-төшем була. Бүгенге көндә инде кар 30 миллиметр яуган. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген-иртәгә кар ява. Шулай итеп, айлык явым-төшемнең нормасы беренче ун көн эчендә үтәлә», — диде ул.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында билгеләп үтелгәнчә, бу тәүлек эчендә шәһәрдә 8-9 миллиметр явым-төшем көтелә. КФУ спикеры якындагы бер-ике көндә һава торышы фаразлары «югары ихтималлык белән аклана», дип өстәде.

Чыганак: https://tatar-inform.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев