Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кисәтү игьлан ителде: бик нык суыта

5-13 декабрь көннәрендә көчле суыклар булу сәбәпле, кисәтү игълан ителде - һава температурасы -34 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә – 5 декабрьдә  кар, урыны белән буран булачак. Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә 15-17 метр тизлектә көчле җил. Көндез һава температурасы -11 градус тәшкил итәчәк. Төнлә исә -13 градуска кадәр төшәчәк.

Чәршәмбе – 6 декабрьдә аз гына кар-буран, секундына 17 метр тизлектә җил булачак. Көндез -6…-11, төнлә -8…-13, урыны белән -19 градуска кадәр суык булачак.

7 декабрьдә көндез  -20…-25, төнге сәгатьләрдә -23…-29, урыны белән -34 градуска кадәр төшәчәк. 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев