Бүген, 20 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, әмма көндезге һәм төнге температура арасындагы аерма 22 дән 18 градуска кадәр кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика күгендә аязучан болытлы һава булачак. Төбәк территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре тәүлекнең якты вакытында бераз көчәячәк – секундына 2-7 метрдан 4-9 метрга кадәр.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев